وَآمِنُوا بِمَا أَنْزَلْتُ مُصَدِّقًا لِمَا مَعَكُمْ وَلَا تَكُونُوا أَوَّلَ كَافِرٍ بِهِ ےۖ وَلَا تَشْتَرُوا بِآيَاتِي ثَمَنًا قَلِيلًا وَإِيَّايَ فَاتَّقُونِ ﴿۴۱﴾ وَلَا تَلْبِسُوا الْحَقَّ بِالْبَاطِلِ وَتَكْتُمُوا الْحَقَّ وَأَنْتُمْ تَعْلَمُونَ ﴿۴۲﴾ وَأَقِيمُوا الصَّلَاةَ وَآتُوا الزَّكَاةَ وَارْكَعُوا مَعَ الرَّاكِعِينَ ﴿۴۳﴾ ۞ أَتَأْمُرُونَ النَّاسَ بِالْبِرِّ وَتَنْسَوْنَ أَنْفُسَكُمْ وَأَنْتُمْ تَتْلُونَ الْكِتَابَ ۚ أَفَلَا تَعْقِلُونَ ﴿۴۴﴾ وَاسْتَعِينُوا بِالصَّبْرِ وَالصَّلَاةِ ۚ وَإِنَّهَا لَكَبِيرَةٌ إِلَّا عَلَى الْخَاشِعِينَ ﴿۴۵﴾ الَّذِينَ يَظُنُّونَ أَنَّهُمْ مُلَاقُو رَبِّهِمْ وَأَنَّهُمْ إِلَيْهِ رَاجِعُونَ ﴿۴۶﴾ يَا بَنِي إِسْرَائِيلَ اذْكُرُوا نِعْمَتِيَ الَّتِي أَنْعَمْتُ عَلَيْكُمْ وَأَنِّي فَضَّلْتُكُمْ عَلَى الْعَالَمِينَ ﴿۴۷﴾ وَاتَّقُوا يَوْمًا لَا تَجْزِي نَفْسٌ عَنْ نَفْسٍ شَيْئًا وَلَا يُقْبَلُ مِنْهَا شَفَاعَةٌ وَلَا يُؤْخَذُ مِنْهَا عَدْلٌ وَلَا هُمْ يُنْصَرُونَ ﴿۴۸﴾ وَإِذْ نَجَّيْنَاكُمْ مِنْ آلِ فِرْعَوْنَ يَسُومُونَكُمْ سُوءَ الْعَذَابِ يُذَبِّحُونَ أَبْنَاءَكُمْ وَيَسْتَحْيُونَ نِسَاءَكُمْ ۚ وَفِي ذَٰلِكُمْ بَلَاءٌ مِنْ رَبِّكُمْ عَظِيمٌ ﴿۴۹﴾ وَإِذْ فَرَقْنَا بِكُمُ الْبَحْرَ فَأَنْجَيْنَاكُمْ وَأَغْرَقْنَا آلَ فِرْعَوْنَ وَأَنْتُمْ تَنْظُرُونَ ﴿۵۰﴾
Select a verse to play
Tatar - Yakub ibn Nugman
Кулыгыздагы Тәүратка ышанганыгыз хәлдә Без иңдергән Коръәнгә дә ышаныгыз, ягъни аның белән гамәл кылыгыз, Коръәнгә беренче көферләрдән булмагыз һәм Безнең аятьләребезне дөнья малына сатмагыз! Ягъни байлар малына кызыгып, яки алардан куркып, Аллаһ хөкемнәрен яшермәгез һәм үзгәртмәгез, Минем газабымнан сакланыгыз! ﴾41﴿ Хакны батыл белән бутамагыз һәм дөреслекне яшермәгез! Бит үзегез дә хаклыкны беләсез. ﴾42﴿ Намазларны үтәгез һәм зәкәт садакасын бирегез һәм намаз укучылар белән бергә намаз укыгыз, ягъни Коръән юлыңда булган мөселманнардан аерылмагыз! ﴾43﴿ Сез кешеләрне изгелеккә өндисезме? Әмма үзегезне онытасыз, бит сез Аллаһ китабын укыйсыз, шуны уйлап карамыйсызмы? (Бу аять вәгазь сөйләп тә сөйләгәне белән гамәл кылмаучылар хакындадыр). ﴾44﴿ Авырлыкны күтәрергә чыдамлы булып, вә намаз укып Аллаһудан ярдәм сорагыз! Намазларны вакытында үтәп бару, әлбәттә, авыр йөктер, мәгәр авыр булмас, Аллаһудан курыккан һәм рәхмәтен өмет иткән тәкъва кешеләргә. ﴾45﴿ Чөнки алар Раббыларына юлыгачакларын һәм Аңа хөкемгә кайтачакларын беләләр. ﴾46﴿ Ий Ягъкуб балалары! Мин сезгә биргән нигъмәтләрне хәтерләгез һәм нигъмәт бирүдә сезне бөтен дөнья кешеләреннән артык кылдым, шуны фикерләгез! ﴾47﴿ Һәм куркыгыз кыямәт көненнән, ярдәм итә алмас ул көндә һичбер зат икенче затка бер эш белән дә! Ул көндә шәфәгать итү кабул ителмәс һәм ґәзабтан котылу өчен һичнәрсә алынмас. ﴾48﴿ Фиргаун кавеменнән сезне коткаруыбызны да хәтерләгез! Алар сезне яман ґәзаб белән ґәзаблап, кыз балаларыгызны калдырып, ир балаларыгызны бугазлый иделәр. Бу эшләр сезгә Раббыгыздан бәла вә зур каза иде. ﴾49﴿ Янә фикер итегез, ярдык без сезләргә дәрьяны һәм сезне коткарып, Фиргаун кавемен һәлак иттек суда батырып, үзегез дә карап тордыгыз. ﴾50﴿
Al-Baqara