Please wait…

 
Select a verse to play
Tatar - Yakub ibn Nugman
Ий кешеләр! Сезне һәм сездән элек булган кешеләрне халык кылучы Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз! Аллаһ газабыннан куркучы җөмләсеннән булу өчен. ﴾21﴿ Сезне халык кылучы – Аллаһ сезгә җирне түшәк кылды, өстегезгә күкне бина кылды, күктән яңгыр иңдереп, сезгә ризык булсын өчен төрле җимешләр, игеннәр үстерде. Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш, охшаш кылмагыз! Үзегез дә беләсез Аның тиңдәше юклыгын! ﴾22﴿ Әгәр колыбызга (Мухәммәд г-мгә) иңдергән Коръәннән шикләнсәгез, Коръән сүзләренә охшашлы бер сүрә китерегез һәм Аллаһудан башка барча ярдәмчеләрегезне ярдәмгә чакырыгыз! Әгәр Коръән – Аллаһ сүзе түгел дигәнегез дөрес булса! ﴾23﴿ Әгәр бер сурә китерә алмаган булсагыз, һәм китерә дә алмассыз! Куркыгыз җәһәннәм утыннан, аның эчендә утын булучы – адәмнәр һәм ташлардыр!! Ул җәһәннәм Коръән белән гамәл кылмаучы көферләргә хәзерләнде. ﴾24﴿ Инде иман кигереп изге гамәлләр кылучыларга, әлбәттә, асларыннан елгалар агучы җәннәтләр белән сөенеч бир! Җәннәттә аларның алларына җимешләр китерелгәндә "Бу җимешләр без дөньяда ашаган җимешләр", – диярләр. Ләкин аларның тәме башка булыр. Аларга анда һичкемнең никахында булмаган пакь хатыннар булыр, алар җәннәтләрдә мәңге калырлар. ﴾25﴿ Аллаһу тәгалә чебенне вә чебеннән өстенрәк үрмәкүчне мисал итүдә, әлбәттә, оялмас. Коръәнгә ышанучылар бу мисалны, әлбәттә, Раббыларыннан дип беләләр. Әмма көферләр шундый хәшәрәтләрне мисал итеп китерүдә Аллаһуның максады нәрсә диләр. Аллаһ, шундый мисаллар белән күп кешеләрне адаштырыр, һәм күп кешеләрне туры юлга күндерер. Ләкин хак юлдан фәсыйкларны гына адаштырыр. ﴾26﴿ Ул фасыйклар Аллаһуга биргән ґәхедләрен бозалар һәм кисәрләр Аллаһу тәгалә тоташырга әмер иткән нәрсәләрне. Ягъни мөселман булган якын кардәшләрдән һәм Коръән белән гамәл кылучы мөселманнардан киселәләр һәм җир өстендә төрле бозыклык кылалар, алар һәлак булучылар. ﴾27﴿ Ий кешеләр! Аллаһуга ышанмаска ничек булдыра аласыз? Бит сез дөньяга килгәнче мәет идегез, Ул сезне тергезде һәм Ул сезне үтерер, вә Ул сезне кыямәт көнне тергезер, аннары Аңа хөкемгә кайтырсыз. ﴾28﴿ Ул – Аллаһ җирдәге барча нәрсәне сезнең өчен халык кылды, соңра күкне төзергә теләде һәм күкне җиде кат итеп тергезде. Ул һәрнәрсәне белүче. ﴾29﴿ Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: "Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлфә итеп Адәмне кылмакчымын. Фәрештәләр әйттеләр: "Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез". Аллаһ фәрештәләргә: "Дөреслектә Мин сез белмәгәнне беләмен" – диде. ﴾30﴿
Al-Baqara

يَا أَيُّهَا النَّاسُ اعْبُدُوا رَبَّكُمُ الَّذِي خَلَقَكُمْ وَالَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ ﴿۲۱﴾ الَّذِي جَعَلَ لَكُمُ الْأَرْضَ فِرَاشًا وَالسَّمَاءَ بِنَاءً وَأَنْزَلَ مِنَ السَّمَاءِ مَاءً فَأَخْرَجَ بِهِ مِنَ الثَّمَرَاتِ رِزْقًا لَكُمْ ےۖ فَلَا تَجْعَلُوا لِلَّهِ أَنْدَادًا وَأَنْتُمْ تَعْلَمُونَ ﴿۲۲﴾ وَإِنْ كُنْتُمْ فِي رَيْبٍ مِمَّا نَزَّلْنَا عَلَىٰ عَبْدِنَا فَأْتُوا بِسُورَةٍ مِنْ مِثْلِهِ وَادْعُوا شُهَدَاءَكُمْ مِنْ دُونِ اللَّهِ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ ﴿۲۳﴾ فَإِنْ لَمْ تَفْعَلُوا وَلَنْ تَفْعَلُوا فَاتَّقُوا النَّارَ الَّتِي وَقُودُهَا النَّاسُ وَالْحِجَارَةُ ےۖ أُعِدَّتْ لِلْكَافِرِينَ ﴿۲۴﴾ وَبَشِّرِ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ أَنَّ لَهُمْ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ ےۖ كُلَّمَا رُزِقُوا مِنْهَا مِنْ ثَمَرَةٍ رِزْقًا ۙ قَالُوا هَٰذَا الَّذِي رُزِقْنَا مِنْ قَبْلُ ےۖ وَأُتُوا بِهِ مُتَشَابِهًا ےۖ وَلَهُمْ فِيهَا أَزْوَاجٌ مُطَهَّرَةٌ ےۖ وَهُمْ فِيهَا خَالِدُونَ ﴿۲۵﴾ ۞ إِنَّ اللَّهَ لَا يَسْتَحْيِي أَنْ يَضْرِبَ مَثَلًا مَا بَعُوضَةً فَمَا فَوْقَهَا ۚ فَأَمَّا الَّذِينَ آمَنُوا فَيَعْلَمُونَ أَنَّهُ الْحَقُّ مِنْ رَبِّهِمْ ےۖ وَأَمَّا الَّذِينَ كَفَرُوا فَيَقُولُونَ مَاذَا أَرَادَ اللَّهُ بِهَٰذَا مَثَلًا ۘ يُضِلُّ بِهِ كَثِيرًا وَيَهْدِي بِهِ كَثِيرًا ۚ وَمَا يُضِلُّ بِهِ إِلَّا الْفَاسِقِينَ ﴿۲۶﴾ الَّذِينَ يَنْقُضُونَ عَهْدَ اللَّهِ مِنْ بَعْدِ مِيثَاقِهِ وَيَقْطَعُونَ مَا أَمَرَ اللَّهُ بِهِ أَنْ يُوصَلَ وَيُفْسِدُونَ فِي الْأَرْضِ ۚ أُولَٰئِكَ هُمُ الْخَاسِرُونَ ﴿۲۷﴾ كَيْفَ تَكْفُرُونَ بِاللَّهِ وَكُنْتُمْ أَمْوَاتًا فَأَحْيَاكُمْ ےۖ ثُمَّ يُمِيتُكُمْ ثُمَّ يُحْيِيكُمْ ثُمَّ إِلَيْهِ تُرْجَعُونَ ﴿۲۸﴾ هُوَ الَّذِي خَلَقَ لَكُمْ مَا فِي الْأَرْضِ جَمِيعًا ثُمَّ اسْتَوَىٰ إِلَى السَّمَاءِ فَسَوَّاهُنَّ سَبْعَ سَمَاوَاتٍ ۚ وَهُوَ بِكُلِّ شَيْءٍ عَلِيمٌ ﴿۲۹﴾ وَإِذْ قَالَ رَبُّكَ لِلْمَلَائِكَةِ إِنِّي جَاعِلٌ فِي الْأَرْضِ خَلِيفَةً ےۖ قَالُوا أَتَجْعَلُ فِيهَا مَنْ يُفْسِدُ فِيهَا وَيَسْفِكُ الدِّمَاءَ وَنَحْنُ نُسَبِّحُ بِحَمْدِكَ وَنُقَدِّسُ لَكَ ےۖ قَالَ إِنِّي أَعْلَمُ مَا لَا تَعْلَمُونَ ﴿۳۰﴾